Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Югары уку йортларына документларны дәүләт хезмәтләре аша онлайн биреп була

Россия Хөкүмәте дәүләт хезмәтләрендәге «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы эшен дәвам итү турында карарны раслады.

2024/2025 уку елында аннан мәктәпне тәмамлаучылар да, башка абитуриентлар да файдалана алачак, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

«2024 елдан сервис ярдәмендә Россия югары уку йортларында Президентның һөнәри белем дәрәҗәсен үзгәртүгә юнәлдерелгән пилот проектын үткәрү турындагы указыннан соң барлыкка килгән база югары белем бирү программалары буенча укырга керергә мөмкин булачак», — диелә хәбәрдә.

Яңа елдан сервис «Работа России» цифрлы платформасы белән интеграцияләнәчәк. Бу аны эш бирүчеләр һәм максатчан укытуга дәгъва итүчеләр өчен уңайлы мәйданчык итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Россия Президенты Владимир Путин илдә мәгариф дәрәҗәсенә үзгәрешләр кертүче карарга кул куйды. Пилот проектында Россия Федерациясенең алты югары уку йорты катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса