Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ашаганы аш булсын

Шушы көннәрдә Иҗтимагый совет вәкилләре мәктәпләрдә укучыларның туклануын тикшерделәр.

Җылы аш тәнне дә җылыта, башны да яхшырак эшләтә, диләр. Урысларда тагын «Ты то, что ты ешь» дигән шәп әйтем бар. 

Әлмәт җирлегендәге мәгариф учреждениеләрендә туклану тиешле дәрәҗәдә оештырылган - авыл мәктәпләрендә дә, шәһәр мәктәпләрендә дә балалар тәүлегенә ике мәртәбә ашыйлар. Икенче тапкыр туклану озайтылган көн төркеменә калучы балалар өчен. Салаты да, бәрәңге боламыгы белән бергә шницеле, кайнар чәе, икмәге дә бар рационда. Төшке аш вакытында борщ, токмачлы аш, рассольник кебек ашлар да бирәләр икән. Туклануны тәэмин итү бер нәрсә, ә менә аның сыйфатының тиешле дәрәҗәдәме, юкмы икәне аеруча мөһим. 

Әле менә ноябрь урталарында җиденче мәктәптә шул туклану белән бәйле ыгы-зыгы чыгып алган иде. Ул социаль челтәрләрдә таралып өлгерде. Проблеманы хәтта Роспотребнадзор һәм прокуратура органнары да контрольгә алырга мәҗбүр булды. 

Шулай да тикшерү барышында укучыларның авырып китүләренең сәбәбе сыйфатсыз ризык түгел, ә вирус дигән нәтиҗә ясалды. 

Күпләр хәтерлидер әле, агымдагы елның июль башында башкарма комитетта узган коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышында мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская нәкъ менә шушы туклану процессын оештыру тәртибе турында тәфсилләп сөйләгән иде. Шул ук утырышта мәгариф идарәсенә ата-аналар тарафыннан балалар бакчаларында азык-төлек һәм ризыкларның сыйфатына карата ике дистәдән артык мөрәҗәгать һәм шикаять тә юлланганы ачыкланды. Аларда менюда камыр ризыкларын арттыру һәм ярмалардан торган гарнирлар санын киметү кирәклеге турында гозерләр дә урын алган иде. 2, 35, 65, 27, 8, 43, 22, 9, 7, 54, 41 нче балалар бакчаларыннан һәм 10, 20, 21, 24, 25, 7 нче мәктәпләрдән кергән иде ул мөрәҗәгатьләр. Әз генә зарланучылар булдымы - мәктәпне, я балалар бакчасын әти-әниләр комитеты, я булмаса Иҗтимагый совет вәкилләре яки депутатлар килеп тикшерә тикшерүен. Әле менә шушы көннәрдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов күрсәтмәсе нигезендә әлеге Иҗтимагый совет вәкилләре Р. Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе, ЕМГЛи, 16 нчы, 17 нче мәктәп ашханәләрендә булып, азык-төлек сакланышы һәм укучыларга тәкъдим ителгән меню составы белән танышып кайттылар. Пешкән ризыкларны үзләре дә татып карадылар, балалар белән дә сөйләшеп алдылар. Булган сораулар, тәкъдимнәр тикшерү барышында төзелгән актларда урын алгандыр дип ышанып каласы килә. Үсеп, формалашып килүче яшь организм өчен туклану сыйфаты бик мөһим, әлеге мәсьәләгә бармак аша карарга яки булган проблемаларга күз йомып калырга ярамый. «Әй, бала-чагага ярап булмый инде ул, өйләрендә тәмләп ашасыннар әнә» дип фикер йөртүче җитәкчеләр бик ялгышалар. Андыйларны үзләренең балалары, оныклары күзлегеннән карап һәм кирәк булса үзләренең балачакларын искә төшереп фикер йөртергә чакыру урынлы булыр иде.

Агымдагы ел инде узып бара, шуңа күрә дә мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын киләсе елга көйләү хәстәрен күрә дә башлаганнар. 2024 елда барлык мәгариф учреждениеләренә азык-төлек, чимал, ярымфабрикатлар китерү технологик карталарга яраклаштырылып башкарылырга тиешлеген, ике көн дәвамында балаларны бер үк төрле ризык белән ашату тыелганын да белеп тору зарур. 

Сыйфатсыз ризык килгәне күзәтелсә, алар бер тәүлек эчендә поставкалаучыга кире кайтарылырга тиеш. Шунысы да бар, мәгариф уч-реждениеләренә ГМО, махсус азык һәм антибиотиклар белән тукландырылган балык һәм ит кертү тыела. Соңгы елларда кайбер мәктәпләрдә  укучыларны хәләл ризык белән тукландыруга өстенлек бирәләр. Мисал өчен, 1 нче гимназия, Елховой һәм Колшәрип мәктәпләре укучылары инде хәләл продукция ашый. Хәләлме ул, юкмы, балаларыбызның тамаклары тук, ашаган ризыклары сыйфатлы һәм витаминлы гына була күрсен. Ә әлеге процессны тикшереп торучы органнардан контроль һәм тагын бер тапкыр контроль соралып кына калмый, таләп ителә. 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса