Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ничә градус салкында мәктәпкә бармасаң да була?

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, республикада температураның шактый түбән төшүе көтелә.

Татарстанда  салкыннар аркасында  кисәтү игълан иттеләр. Бу фактны исәпкә алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә дәресләрнең нинди температурада туктатылуы турында сөйләделәр.

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары минус 23 градус температурада укырга бармаска мөмкин. - 25 градус салкыннарда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләр туктатылырга мөмкин.

Ә шул ук шәһәр мәктәпләре укучылары өчен дәресләр -27 градустан түбәнрәк булганда үткәрелми.

Температура -30 градуска кадәр төшсә, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өйдә калырга хокуклы. Ә шәһәр мәктәпләрендә югары сыйныф укучыларының дәресләре -32 градус салкында туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса