Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең «КараМай» командасы КВН фестивалендә җиңү яулады

«Адымнар» полилингваль комплекслары арасында татар телендә беренче «Әйдә киттек Адымнарга» КВН фестивале узды.

10 ноябрьдә "Адымнар-Түбән Кама" полилингваль гимназиясе базасында Татарстан Республикасының «Адымнар» полилингваль комплекслары арасында татар телендә беренче «Әйдә киттек Адымнарга» КВН фестивале узды.

Безнең КВН командасы "КараМай "Адымнар-Әлмәт" беренче урынны яулады һәм "Адымнар"  полилингваль комплексларының КВН Кубогына ия булды.

Әлмәт командасының чыгышы дүрт конкурс уены нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип танылды («Сәламләү», «Разминка», «СТЭМ», «Өй эше»).

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса