Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәри белем

Даими үзгәреп торган дөньяда урта һөнәри белемле белгечләр әзерләүдә нинди яңа алымнар бар?

Эш бирүче таләпләренә һәм хәзерге хезмәт базары ихтыяҗларына туры килер өчен чыгарылыш укучысы нинди булырга тиеш?

Моңа Әлмәт политехник техникумы студентларының универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм шул исәптән индивидуаль проектны үтәүләре җавап була ала.

Сүз уңаенда әйткәндә, регламентлаштыручы документлар нигезендә һәм урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартын, шулай ук «Профессионалитет» федераль проектын тормышка ашыруның мәҗбүри таләпләреннән берсе булып беренче курс студентларының индивидуаль проектны үтәве тора.

«Файдалы һәм кызык-лы эш» - безнең студентлар билгеләп үткәнчә, ул иҗади сәләтләрне һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә, аларның белемнәрен берләштереп, игътибарларын тәгаен тормыш өчен мөһим булган һәм һөнәри проблемаларга юнәлтә.

Мөгаллимнәребез әйтүенчә, студентларга уйланырга урын бар, чөнки проект эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып түбәндәге эшләрнең теләсә кайсысы торырга мөмкин: эссе, реферат, аналитик яки күзәтү материаллары, үткәрелгән тикшеренүләр турында отчетлар, мультимедиа продукты һәм уку елының март аенда яклауга тәкъдим итәргә тиеш булган башка бик күп нәрсәләр.

Һичсүзсез, укытучылар өчен дә, студентлар өчен дә бу бик зур эш булачак, чөнки югарыда әйтеп үтелгәннәр - проектта катнашучылар өчен әһәмиятле булган нинди дә булса проблеманы хәл итү буенча гомуми нәтиҗәгә ирешүгә юнәлдерелгән уртак эш. Иң мөһиме - нәти-җәне күрү, аңлау, реаль практик эшчәнлектә куллану.

Зоя Бәдртдинова, 
ӘПТ методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса