Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы мәктәбендә «Сөмбелә» бәйрәме үткәрделәр

Татар халкында «Сөмбелә» уңыш бәйрәме - иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Аны көзге көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтәләр.

Әлеге бәйрәмне районның Сөләй мәктәбендә дә уздырдылар.

"Сөмбелә  бәйрәмендә 1-4, 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Әти-әниләре дә килде. 

Кызыклы уеннар, биюләр һәм җырлар аша балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Катнашучылар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, шулай ук бәйрәмнең төп героена бүләкләр ясадылар. Кызлар "Сөмбелә" костюмын әзерләгәннәр. Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, анда укучылар да, ата-аналар да катнашты. Һәрбер эш үзенең матурлыгы һәм оригинальлеге белән шатландырды һәм гаҗәпләндерде. Чара программасы бик бай булды, җырлар һәм биюләр балаларны яхшы кәеф белән тутырды. Бәйрәм барлык катнашучыларда да онытылмас тәэсир калдырды, дип хәбәр итә Сөләй мәктәбе.

 

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса