Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Алга» ял һәм үсеш үзәге ачылды

«Татнефть» булышлыгы белән әлеге проектка тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итү мөмкин булган.

Проектның максаты булып уникаль балалар өчен инклюзив мохит булдыру тора. Анда алар коррекцион белем ала һәм реабилитация уза алачаклар, ә аларның ата-аналарына бу зур таяныч һәм психологик ярдәм булачак.
Үзәкнең төп эш прин-ципларыннан берсе - һәр балага индивидуаль якын килүгә нигезләнгән традицион һәм авторлык методикаларын куллану. Инклюзив мохит булдыру сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның социаль мохитка ярак-лашуын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. 

«Алга» ял һәм үсеш үзәге директоры Фәридә Нургазизова проект идеясенең очраклы гына сайланмавы хакында сөйләде. Ул үзе балачактан ук миһербанлы һәм ярдәмчел кешеләр арасында үскән. Аның әбисе горсобесның социаль тәэминат бү-легендә өлкән инспектор булып эшләгән. Шуңа күрә кечкенәдән үк Фәридәнең авыр хәлдәге кешеләргә яр-дәм итәргә теләге зур булган. Моннан тыш, ул сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга күпме игътибар кирәклеген дә ишетеп кенә белми.

- Безнең үзәк сыйфатлы педагогик ярдәм бик кирәк булган балалар белән коррекцион эш алып баруга йөз тота. Хәзер бездә тәрбияләнүчеләр 15 бала. Барысы да кызыксынучан һәм сәләтле. Алар дөньяны үзләренчә күзаллыйлар, хәтта кайвакыт сезнең белән безгә караганда тирәнрәк тә әле. Ләкин аларга аралашу һәм җәмгыятьнең ярдәме-булышлыгы җитми. Без Әлмәттә инклюзияне үстерергә омтылабыз, балаларыбызның игътибардан читтә калмауларын телибез. Алар да бит башкалар кебек үк - игелекле, сизгер һәм кызыксынучан, - дип аңлата Фәридә Ринатовна.

Үзәкнең эш планында - мастер-класс-лар үткәрү, аралашу киңлеген киңәйтү, спорт-сәламәтләндерү юнәлешен үстерү. Шулай ук үзәктә булачак коррекцион педагогларны практик укыту һәм аларның осталыгын арттыру өчен мөмкинлекләр булдырырга телиләр. Шуңа күрә биредә теләсә нинди ярдәмгә шат булуларын яшермиләр.

«Татнефть» ярдәме белән проектка тәҗ-рибәле коррекцион белгечләр командасын - логопедлар, дефектологлар, нейропсихолог-лар, педагог-психолог-ларны, арттерапия, музыка, дәвалау физкультурасы буенча профессионалларны һәм башка шундый белгечләрне җәлеп итү мөмкин булган. Алар биредә тәрбияләнүчеләрнең сөйләм телен яхшыртуга һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирәләр, моториканы яхшырту һәм хәрәкәтләрне координацияләү, социаль-көнкүреш күнекмәләрен булдыру өстендә эшлиләр.

Үзәктә дәресләр индивидуаль тәртиптә дә, төркем белән дә үткәрелә. Балалар бер-берсенә өйрәнәләр, җайлашалар, дустанә шартларда аралашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерәләр.

Розалия Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса