Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россиядә көллиятләргә кабул итү моделе үзгәрәчәк

2024 елда Россиядә IX сыйныфтан X сыйныфка күчү һәм көллиятләргә кабул итү моделен үзгәртергә мөмкиннәр.

Бу хакта ТАСС агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Быел ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламыйм, әмма якын киләчәктә X сыйныфка күчү, шулай ук имтиханнар саны, алымнар буенча урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү моделе үзгәрәчәк, чөнки ул заман таләпләренә җавап бирми», - диде ведомство башлыгы ата-аналар белән очрашу вакытында.

Музаев ачыклык керткәнчә, быел әле бернинди яңалык та кертелмәячәк. Очрашуда катнашкан бер кешенең соравына җавап биреп, Рособрнадзор җитәкчесе IX сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханы үткәрүдән баш тартырга җыенмауларын әйтте.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса