Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Татарча диктант» яздылар

Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар

13 октябрьдә, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар.

Муниципалитетның конференц-залында 20дән артык хезмәткәр онлайн форматта татар язучысы Рөстәм Галимуллинның «Васыять» әсәреннән өзек буенча диктант язды.

Җыелганнарны сәламләп, бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова билгеләп үткәнчә, бу-үз грамоталылыгыңны тикшерү, сүзлек запасын баету һәм татар теленең кызыклы аспектлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек. Ул катнашучыларга активлыклары һәм татар теле белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

Әлмәттә "Татарча диктант" 68 мәйданчыкта онлайн һәм оффлайн форматта уза. Шулак ук акциягә татар интеллигенциясе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары вәкилләре «Адымнар - Әлмәт» полилингваль гимназиясендә, ә «Гаилә» һәм «Туган як» клублары катнашучылары  С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә кушылдылар. .

Оффлайн һәм онлайн форматта узган «Татарча диктант» акциясендә барлыгы 3000нән артык әлмәтле катнашты. Акция 3 көн дәвам итә.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса