Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре студентлар өчен практик дәрес үткәрде

Студентлар исәпләнгән вакытта тулай торак бинасыннан уңышлы чыгып китәләр.

Әлмәт медицина көллияте тулай торагы бинасында Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан колледж студентларын куркынычсыз эвакуацияләү һәм янгын чыккан очракта эшчеләрнең эш-гамәлләрен тикшерү буенча практик дәрес үткәрелде.

 Студентлар исәпләнгән вакытта тулай торак бинасыннан уңышлы чыгып китәләр. Тулай торак хезмәткәрләре эвакуация буенча инструкциягә ярашлы эш итә.

Үткәрелгән дәрес нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы буенчакүзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы урынбасары Радик Низамов укучыларга уку йортында һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге, янгын вакытында эш итү һәм мәгълүматны хәбәр итү тәртибе турында мәгълүмат җиткерде, шулай ук янгын сүндерүчене гамәлгә кертү тәртибен һәм янгынны сүндерү кагыйдәләрен күрсәтте. Дәрес ахырында студентлар янгын сүндерү буенча алган белемнәрен ныгыттылар.

 

Фото: Әлмәт районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса