Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәт сүзе

Мин Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбендә укыйм.

Беренче сыйныфны тәмамлагач, безнең мәктәпне ремонтка яптылар һәм без вакытлыча башка мәктәптә белем алдык.

Мәктәп төзелеше белән гел кызыксынып тордык, төзүчеләрнең хез-мәтләрен читтән генә күзәттек. Шулай икенче сыйныфны да бетердек. Ниһаять, агымдагы елда 1 сентябрь көнне безне әкияттәгечә калкып чыгып, күз явын алып торган мәктәбебез каршы алды.

Матур   сыйныф бүлмәсенә   кергәч, яхшы билгеләргә генә уку теләге тагын да артты. Мәктәптә барысы да укучылар өчен уңайлы, бөтен шартлар тудырылган.

Ул искиткеч матур! Без-нең өчен шулкадәр тырышкан «Татнефть» җитәкчеләренә, төзү-челәргә бик зур рәхмәт!

Без дә сынатмабыз - яхшы билгеләргә генә укырбыз, мәктәбебезне тәртиптә тотарбыз дип ышандырабыз.

Төзүчеләргә рәхмәт!

Яңа уку елына

Аяк баса балалар.

Яңа мәктәп шундый   матур!

Рәхмәт сезгә, абыйлар!

Салкында да, кызуда да

Эшләдегез, абыйлар.

Олысы да, кечесе дә

Рәхмәт сезгә укыйлар!

Без тырышып укырбыз

Сез төзегән мәктәптә.

Сезгә яхшы алмаш булып

Үсәрбез киләчәктә!

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан укытучыбыз Ильмира Сәгыйть кызын яңа уку елы белән котлыйбыз. Сәламәтлек, ижади уңышлар, гаилә бәхете телибез.

 

Азалия Бабаева, «М.К. Таһиров  исемендәге 1 нче лицей»ның  3 б сыйныфы укучысы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса