Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Беренчеләр хәрәкәте» эшли башлады

Оешмага 26 яшь әлмәтле кушылды.

Әлмәттә 12 апрельдә «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр оешмасын ачу тантанасы булды. Анда 7-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. 26 яшь әлмәтле инде хәрәкәттә.

Хәрәкәтнең тантаналы ачылышын кешенең космоска беренче очышын бәйрәм итүгә багышларга карар итәләр.

Пионериягә альтернатива буларак «Беренчеләр хәрәкәте» оештырыла. Кызыл галстук урынына кызыл бертлар һәм футболкалар килә. Бөтенроссия оешмасы, оештыручылар бөтен ил  балаларын бер уртак патриотизм идеясе һәм үз максатларына ирешү, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә беренче булу өчен  берләштерергә ниятли.

Беренче бүлек «Сфера» интеллектуаль-ял итү үзәгендә урнашачак. Хәзер хәрәкәттә 26 катнашучы исәпләнә.

Укучылар гына түгел, студентлар да үзләрен күрсәтә ала. Төп шарт 7 яшьтән 18 яшькә кадәр. «Сфера» үзәге базасындагы бүлекчә тантаналы ачылуга 2 атна кала эшли башлый. Катнашучы булу өчен проектның рәсми сайтында гариза бирергә кирәк.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса