Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы авыл мәктәпләре «Инношкола» конкурсында катнашалар

Балалар фәнни-техник юнәлешләрне өйрәнәләр һәм инновацион проектлар булдыралар.

Әлмәт районының 30 авыл җирлеге мәктәбе укучылары «Инношкола» фәнни-техник конкурсында катнашалар. Проект "Татнефть" компаниясе гранты акчасына тормышка ашырыла.

Конкурс заманча җиһазлары  булмаган балалар арасында инновацион технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән. Укучылар фәнни-техник юнәлешләрне өйрәнәләр һәм бергәләп инновацион проектлар өстендә эшлиләр.

Гариза биргән 396 катнашучы арасыннан экспертлар һәм жюри әгъзалары конкурсның икенче этабына – ярымфиналга үткән 30 авыл мәктәбеннән 90 бала сайлап алынды. Укучылар инженерлык һәм IT-компетенцияләр өлкәсендә булган белемнәрне тикшерү өчен онлайн-тестта югары баллар күрсәттеләр.

Хәзерге вакытта һәр мәктәптә 6-9 сыйныфларның өч укучысы һәм остаз кураторы булган командалар тупланган. Алар эшләячәк  проект эшчәнлеге буенча онлайн дәресләр үткәрәләр.

Ноябрьдән командалар компьютер грамоталылыгы, робототехника, график дизайн, веб-программалаштыру, 3D модельләштерү, ораторлык осталыгы һәм программалаштыру кебек юнәлешләргә өйрәнәләр.

«Балалар һәм остазлар конкурс белән кызыксына. Катнашучылар күп сораулар бирә, димәк, аларның һәрберсенең мәктәп данын якларга һәм инновацияләр өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтергә теләге бар», - дип билгеләде проектны оештыручы Алина Тарасова.

Конкурсның финалына бары тик 10 команда гына узачак. Башкарылган эшнең нәтиҗәсе булып модельләр, макетлар, прототиплар, эскизлар һәм рәсемнәр рәвешендә тәкъдим ителгән оригиналь техник чишелешләр һәм инновацион проектлар торачак.

Алина Тарасова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса