Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәткә республиканың 9 районыннан балалар җыелды

Аларны 16 тапкыр «Татнефть» компаниясе җыйды һәм хәйрия фондының «Сәләтле балалар» программасы кысаларында истәлекле призлар һәм бүләкләр белән бүләкләде.

Компаниянең социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм «Татнефть» хәйрия фонды  директоры Ренат Мамин кулыннан бүләкләрне педагоглар да алды.

Бу көнне 238 укучыны һәм аларның 187 остазын хөрмәтләделәр. Яхшы традиция 2005 елда башлана. Бу вакыт эчендә "Татнефть"  компаниясе 15 меңнән артык олимпиада җиңүчесен бүләкләгән. 2022 елның язында гына 40 укучы һәм 48 укытучы бүләкләнгән.

Быел слетта катнашучылар комнан картиналар ясау, бүлмә үсемлекләре үсентеләрен үстерү буенча мастер-классларда катнаштылар, музыка кораллары музеенда, «Альметрика» интерактив үзәгендә һ.б. экскурсияләрдә булдылар.

Бу көннәрдә уза торган бөтенроссия олимпиадаларының район этаплары тәмамлангач, физика һәм математика буенча олимпиада призерлары өчен «Татнефть» балалар лагерьларында традицион «кышкы мәктәп» планлаштырыла. Бу укучыларны  республика этабына әзерләргә ярдәм итәчәк.

Балалар белән эшләү өчен, «Татнефть» ярдәме белән Россия университетларының әйдәп баручы педагоглары киләчәк, - дип яза Елена Филатова "Нефть хәбәрләре" газетасында. 

 

Наил Гатауллин фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса