Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әниләрне хөрмәтләп

Әлмәтнең 1 нче лицей-интернатында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

Халыкта татар-төрек лицее дип дан тоткан, бүгенге көндә беренче лицей-интернат дип аталучы гомумбелем бирү уку йортында 200 дән артык егет белем ала. Күп еллар дәвам иткән гадәт буенча, быел да лицейда укучылар әниләрен хөрмәтләп бәйрәм чарасы оештырдылар.

Егетләр әниләрен беренче катта фойеда каршы алып үзләренең сыйныфларына озаттылар. Анда укучылар, тәрбиячеләр, кураторлар һәм сыйныф җитәкчеләре кунакларны мул табыннар артында чәй эчереп, сөйләшеп утырдылар. Аннан соң актлар залында балалар барча әниләр өчен зур концерт куйдылар. Лицейда укучы егетләр бик сәләтле, алар рәхәтләнеп рус, татар, инглиз һәм төрек телендә җырлап, шигырьләр сөйләделәр, кемдер үз осталыгын тизәйткеч сөйләп, төрле музыка коралларында уйнап һәм биеп күрсәтте. Үз балаларыннан йөрәккә якын шигырьләр, җылы сүзләр ишеткәч, әниләрнең күзләрендә шатлык яшьләре күренде. Һәр әни баласы үз кулы белән ясаган бүләккә дә ия булды. Менә шундый күңелле итеп үтә безнең лицейда иң кадерле, якын кешеләребезнең бәйрәме - Әниләр көне.

Яраткан әниләребез хөрмәтенә бәйрәм - бу һәркемгә аларның тормыштагы ролен искә төшерү өчен тагын бер мөмкинлек. Мөһим кыйммәтләр алу һәм ныгыту урыны буларак, мәк-тәптә Әниләр көнен үткәрү балаларны бу традициягә җәлеп итүнең яхшы ысулы булып хезмәт итә.

Кадерле әниләребез! Сезгә иң изге теләкләр һәм җылы рәхмәт сүзләре генә яңгырасын, ә балаларыгыз һәрвакыт шатландырып, үзләренең кайгыртуын, назын бүләк итсеннәр. Ешрак елмаегыз һәм моңсуланмагыз. Без, барча кешеләр, газиз әниләребез алдында мәңгелек бурычта, чөнки алар безнең бу дөньяга килүгә сәбәпче булып, төнге йокыларын калдырып безне тәрбияләп үстерделәр. Сез-нең һәрберегезгә яраткан балаларыгыздан җылы сүзләр ешрак ишетергә насыйп булсын! Йөзегездә елмаю балкысын, күзләрегездә шатлыклы оч-кыннар ялтырап торсын!

 

Данияр Шәйхетдинов,
1 нче лицей-интернат укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса