Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Студентлар отрядлары - зур ярдәмче

Әлмәт политехник техникумының актлар залында хезмәт отрядлары составында җәйге эшләрдә аерылып торган студентларны бүләкләү тантанасы булды.

 Техникум 2022 елда студентлар отрядларында катнашучыларны хезмәт эшчәнлеген башкару өчен кирәк булган төрле һөнәрләргә бушлай нигездә өйрәтү өчен федераль бюджеттан субсидия рәвешендә грант отып, чираттагы тапкыр үзенең уңышлы эшчәнлеген исбатлады.

Бераз тарихка күз салыйк. 1950 еллар азагыннан башлангыч алган студентлар отрядлары хәрәкәте хәзерге Россиядә яңача үсеш алып, төрле өлкәләрдә дәүләтнең тулыкыйммәтле партнерына әверелде. Татарстанда исә студентлар отрядлары хәрәкәте киләсе елда 60 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу хәрәкәт безнең республикада 1963 елның июлендә Казан төзүче-инженерлар институтының 200 студенты Казахстанның Целиноград өлкәсенә чирәм җирләрне үзләштерүгә китү белән башлана. Яшьләр өч совхозны төзүдә катнашалар. Аннан соң да төзү отрядлары БАМ кебек зур колачлы Бөтенсоюз төзелешендә, табигый ресурсларның бай чыганакларын үзләштерү кебек эшләрдә яшьләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итәләр. ТАССРның тәүге төзелеш отрядлары исә «Оргсинтез», «Теплоконтроль», Зәй ГРЭСы, «Түбән Кама нефтехим» кебек эре предприятиеләрне төзүдә актив катнашалар. Бөтенсоюз төзелеше буларак, «КАМАЗ» илебезнең төрле почмакларыннан меңнәрчә студентны үзенә җыя. Инде килеп, хәзерге үсеш этабында да Татарстан Республикасы студентлар төзелеш отрядлары Казанның 1000 еллыгына һәм 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә әзерлек кысаларында социаль һәм спорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм төзекләндерүгә, Свияжск утрау-шәһәрчеген һәм борынгы Болгар шә-һәрен торгызуга, Түбән Камадагы «ТАНЭКО» нефть эшкәртү заводын төзүгә, Мәскәү-Уфа М-7 трассасын реконструкцияләүгә һәм башка эшләргә әйтеп бетергесез зур өлеш кертәләр.

Төзелеш һәм энергетика белән бәйле белгечлекләр Татарстан яшьләре арасында бик тә популяр. 2022 елда гына да республиканың 450 дән артык студенты электромонтер, бетончы, пешекче, буяучы, юл эшчесе, геофизик эшләрдә эшләүче һәм башка шундый белгечлекләрне үзләштерде. Татарстанда «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру кысаларында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомагистрале төзелеше» инвестицион проектын тормышка ашыру мөһим объект булып тора. Анда Әлмәт политехник техникумының студентлар отряды вәкилләре дә катнаша. Проектка әзерлек сыйфатында безнең студентлар «юл эшчесе», «бетончы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уздылар, хәзерге вакытта «Физик-механик сынаулар буенча лаборантлар» белгечлеген өйрәнәләр, алар автомагистральне төзегәндә кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфатын билгеләячәкләр.

 

Әлмәт политехник техникумының 145  студенты агымдагы елның апреленнән июненә кадәр 8 юнәлеш буенча үзләре өчен яңа компетенцияләр үзләштерделәр. Болар: пешекче, юл эшчесе, бетончы, буяучы, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, скважиналарны эксплуатация һәм разведка бораулавы буенча бораулаучы ярдәмчесе, скважиналарны капиталь ремонтлау буенча бораулаучы ярдәмчесе, геофизик эшләр башкаручы һәм башка белгечлекләр.

 Июнь башыннан студентлар отрядлары составында эшкә керешеп, алар «Юность», «Солнечный» лагерьлары, «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ, ЗБС-Сервис предприятиесе, «Татбурнефть» ҖЧҖ, «Шешмастройсервис» АҖ, «СМП-Нефтегаз» АҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «КРС-Сервис» ҖЧҖ, «ТНГ-Геосейс» ҖЧҖ , «Пакер-БИС» ҖЧҖ һәм башка оешмаларда үзләрен бик яхшы хезмәткәрләр итеп таныттылар.

18 октябрьдә техникумда иң яхшы студентларны - хезмәт отрядлары вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. 15 студент дип-ломнар белән бүләкләнде. Шулай ук 2022 елда әлеге юнәлештә эшне уңышлы оештырганы өчен өлкән мас-тер И.М. Назарова да диплом белән билгеләп үтелде.

Хәзерге вакытта бишенче тапкыр конкурс нигезендә сайлап алу башланып, аның йомгаклары буенча тагын 70 студент бушлай эшче һөнәре үзләштерә һәм җәйге чорда эшкә урнаша алачак.

Бу эш 2023 елда да дәвам итәр, уңышлар һәм җиңүләр дә озак көттермәс дип ышанып калабыз.

Наҗия Хәйдәрова,
Әлмәт политехник техникумының фәнни-методик бүлеге начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса