«Ревизор килә»... татар телен тикшерергә
26 октябрьдә шәһәр хакимиятендә татар теле укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре җыелды.
Тикшерү булачак. Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә мәктәпләрдә татар теле укытуның торышын тикшерәчәкләр. Шул уңайдан Әлмәтнең мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская, аның милли мәгариф буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, шәһәребезнең иң актив татар теле укытучылары, тәрбиячеләре җыелды. Әлбәттә, төп мәсьәлә - нинди комиссия киләчәк һәм алар нәрсә тикшерә, ни телиләр? Әлегә төгәл белүче юк. Тикшерү шәһәр хакимияте тарафыннан булырга тиеш.
Очрашуга укытучылар әзерлек белән килгәннәр. Күбесе үз фикерләрен курыкмыйча, ачыктан-ачык әйтә торган. Иманым камил, аларның берсе дә белемне начар бирмидер. Бөтен хикмәт тә шунда, тырышуыңның нәтиҗәсе берәүгә дә кирәкми. Элек әбиләр балаларны «ун класс бетереп туа» диләр иде. Ә бит хәзер вуз бетереп туалар. Һәм татар телен «4»-«5» легә үзләштерүдән файда да, зыян да булмаганын беләләр. Алар акыллы. Тик ата-анада булмаган милли үзаң укучыда кайдан килсен. Әлмәт шәһәре татар сыйныфлары, татар тәрбияле төркемнәр саны буенча «кызыл зона»да. Чөнки ата-аналар гариза язып балаларына күбрәк урыс телен укытуны сорый. Моның сәбәбе - татар ата-анасының теленә нәфрәте түгел (әлбәттә, арада андыйлар да бар), ә баласын БДИга әзерләү. Рус теле укытучылары әлеге өстәмә дәрестә укучыларны имтиханга әзерли. Кайсы укытучы рус теленнән өстәмә дәрес алып иске славян телен, аның тарихын өйрәтеп утыра икән?..
Укытучылар фикеренчә, балаларны, әти-әниләрне татар теленә тарту өчен шәһәрдә татар мохиты җитми. Җәен паркта үтә торган концертлар, драма театры гына татар мохиты тудыра алмый. Алар әйтүенчә, шәһәр хакимиятендә милли мәсьәләләрне үз канат астына алган, татар дип үзе янып йөргән кеше кирәк. Кызганычка каршы, әлегә андый кеше күренми. Татар телле чаралар бик эчтәлекле булып, еш үткәрелсәләр дә, балалар бакчасы һәм мәктәп кысасыннан чыга алмыйлар. Моның өчен балалар, яшьләр катнаша торган, алар кызыксына торган юнәлештә татар телендә эш алып бару сорала. Шәһәрнең үзендә, аның «президент аппаратында» милли рух булдырырга. Югыйсә шәһәрдә хәзер булмаса да, кайчандыр «әти, әни» дигән татарлар бардыр бит. Бай һәм заманча булган шәһәребезнең татар мохиты тудырырга бөтен мөмкинлеге бар.
Мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская да укытучыларның фикере белән килеште. Балаларны татар сыйныфларына, татар төркемнәренә җәлеп итү өчен ата-аналар белән эшне киңрәк җәелдерергә кирәген ассызыклады.
Әлбәттә, татар теле турында сөйләшү башта урыс телендә барды. Чөнки җи-тәкче икенче дәүләт телен белми. Ләкин сөйләшүне татар теленә борып җибәргәч, ул каршы килмәде. Шунысы куанычлы, очрашуга мәгариф идарәсе җитәкчесе үзе килгән иде һәм сөйләшүе ихлас булды дип ышанасы килә.
Ә тикшерү ничек булыр...
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа