Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

Утырыш барышында җәйге чорда хезмәт һәм ялны оештыру турында иң актуаль һәм кирәкле мәсьәләләр яңгыратылды.

 Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары-балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Светлана Лаптева рәислегендә комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Комиссия утырышында полиция бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин һәм прокурор ярдәмчесе Рената Павлова катнашты.

Утырыш эшендә шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча җаваплы затлар катнашты. Утырыш барышында җәйге чорда хезмәт һәм ялны оештыру турында иң актуаль һәм кирәкле мәсьәләләр яңгыратылды, шулай ук  гаиләләр белән профилактика һәм эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Көн тәртибен игълан иткәннән соң Светлана Лаптева доклад өчен сүз полиция бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Рәхмәтуллинга бирде. Ул шәһәрдә һәм районда балигъ булмаганнар арасында криминоген хәл турында сөйләде.

Аннары Татарстан республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Хәйруллина чыгыш ясады. Ул уку йортларында туберкулезга каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында сөйләде. Вакцинация процедурасын узмаган укучылар укудан 90 көнгә читләштереләчәк.

Балигъ булмаганнарның җәйге чорда ялын һәм мәшгульлеген оештыру нәтиҗәләре турында мәгълүматны балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов җиткерде.

Аннан соң рәис халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Роберт Ганиевка сүз бирде. Үзенең докладында ул җәйге чорда балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру программасының үтәлеше турында мәгълүмат бирде. 2022 елның 1 августына 331 яшүсмер эшкә урнаштырылган, узган ел белән чагыштырганда 86га арткан.

Утырыш ахырында Светлана Лаптева  гаиләләр белән эшләү һәм профилактикалау буенча йөкләмәләр бирде, шулай ук мәгариф идарәсенә балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар фактлары турында эчке эшләр органнарына хәбәр итү, шулай ук укучылар арасында белем бирү учреждениеләрендә барган процесслар турында (деструктив сайтлар белән шөгыльләнү, субкультураларга тугрылык, корал белән кызыксыну һ.б.) мәсьәләне аерым контрольгә алырга кушты.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса