Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтле «Россия Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы призеры булды

Иң яхшылар рәтендә булган тагын бер педагог Әлмәттән.

25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе җәмгыять белеме укытучысы Марина Кашлакова «Россия Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы призеры булды. Ул "Ел укытучысы " номинациясендә III урынны яулады.

 Иң яхшылар рәтендә булган тагын бер педагог Әлмәттән. "Иҗади якын килү өчен" номинациясендә 20 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Аделина Габсәләмова җиңде.

«Мәктәпкәчә белем бирүдә цифрлы технологияләр» номинациясендә «Ел тәрбиячесе - 2022» республика һөнәри конкурсының «Соловушка» 57 нче балалар бакчасының татар теле укытучысы Лениза Шириазданова иң яхшысы дип табылды.

"Укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Сез-иң яхшылары!", - дип хәбәр итте район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм каналында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса