Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Фәннең дә үз көне бар

8 февраль - Россия фәне көне. Ул РФ Президенты тарафыннан 1999 елның 7 июнендә имзаланып, 717 нче Указ белән гамәлгә кертелгән.

Фән үсеше өлкәсенә Әлмәт районы да шактый өлеш кертә. Элек тә, бүгенге көндә дә Әлмәт районыннан чыккан һәм шушында хезмәт итүче күренекле галимнәр бар. Һәркайсы фәнне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр.

 

Фән белән кызыксыну, фәнгә тартылу мәктәп, студент елларыннан башлана. Бүгенге көндә студентларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру заман таләбе булып тора. Чөнки эзләнү-тикшеренү эше  белән шөгыльләнү зур мөмкинлекләр ача, иҗади сәләтне үстерергә ярдәм итә.

 

Әлбәттә, укучыларны фән дөньясы белән кызыксындыруда белем бирү йортларының роле зур.

Россия фәне көнендә Әлмәт дәүләт нефть институтының фәнни эшчәнлегендә актив катнашкан студентларга һәм аспирантларга Мактау грамоталары тапшырылды. Котлау сүзләре белән институт ректоры Александр Дьяконов, фәнни эш буенча проректор Денис Реченко һәм фәнни-тикшеренү бүлеге башлыгы Светлана Шәфиевалар чыгыш ясады. Алар студентларга киләчәктә дә уңышлар, ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын һәм институтның фәнни тормышында актив катнашуларын теләделәр.

Инженер-нефтьчеләр халыкара җәмгыятенең студентлар секциясе президенты Фердинанд Батршин чарада катнашучыларны секция эшчәнлеге белән таныштырды. Ул секциянең эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Чарада киләчәктә максатларга ирешү өчен бурычлар да  билгеләнде.

Резедә Шәмсуллина
әзерләде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса