Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Полет инженерных идей» прототиплаштыру буенча III Бөтенроссия конкурсына йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр

«Полет инженерных идей» прототиплаштыру буенча III Бөтенроссия конкурсының өченче көнендә катнашучылар үз проектларын компьютер презентацияләре һәм күрсәтмә материал ярдәмендә тәкъдим иттеләр, ә экспертлар аларга сораулар бирделәр, шулай ук проектларның уникальлеге һәм әһәмияте турында сорадылар.

Конкурс экспертлары составында Әлмәт дәүләт нефть институты укытучылары, шулай ук Санкт-Петербург, Тольятти һәм Ижевскидан да белгечләр бар иде.


Урта яшь категориясендә 3 нче урынны Абрамов Никита һәм Закирова Эльвинадан торган Әлмәт командасы яулады.


Өлкән яшь категориясендә өченче урында Әлмәттән Денисов Булат, Абзалова Лилия һәм Камалетдинова Зөһрә.


Чараны оештыручылар ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдиновка, “Татнефть”, “Римера”, “Татбурнефть”, “Татинтек” оешмаларына, нефть институтына рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса