Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә Пионерлар йорты-“Кванториум”да район укытучылары белемнәрен күтәрде

«Кванториум» балалар-яшүсмерләр мәктәбе базасында Soft һәм Hard компетенцияләрен эшләү буенча семинар узды.

Пионерлар йорты «Кванториум» балалар технопаркы тьюторлары Әлмәт районының биология, физика, химия укытучылары өчен белем бирү сессиясе үткәрделәр.


Сессиядә “Нәрсә ул проект? Проектның тормыш циклы. Фикерләү дизайны” дигән темага семинар узды.


Шулай ук район укытучыларын “Наноструктураларны өйрәнү” проекты белән дә таныштырдылар. Аларга Наноквантум аудиториясендә пиролитик газ реакторы эше дә күрсәтелде.


Нейроквантум аудиториясендә ЭЭГ-электроэнцефалограмма һәм ЭМГ-электромиография мисалында BiTronics Lab җыелмасы мөмкинлекләрен күрсәттеләр.


Белем бирү сессиясендә катнашкан укытучыларга сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса