Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан укучыларын кибер куркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар

Анда 13 яшьтән 17 яшькә кадәр укучылар кушыла ала.

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.

Гаризалар  https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html сайтында «IT-Cube» бүлегендә кабул ителә. 

Көн саен мәктәп укучылары зур мәгълүмат агымы белән очраша. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк челтәр киңлегендә дөрес ориентлашырга өйрәтү мөһим.

«Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»  кысаларында мәктәп укучылары:
кибер куркынычсызлык нигезләрен өйрәнәчәкләр;


социаль челтәрләрдә төркемнәрне анализларга өйрәнәчәкләр;


шәхси мәгълүматларны яклауның төп принциплары үзләштереләчәк;


интернет-киңлекләрдә планлаштыру һәм тикшеренүләр уздыру күнекмәләрен алачаклар;


кибер-янауларны мөстәкыйль рәвештә таный алачаклар.


Курс буенча тулырак мәгълүматны 8 (843) 203-5555 телефон номерлары буенча алырга мөмкин. 329, 231, яки 8 (906) 329-08-82 (Whats Appка бары хатлар гына кабул ителә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса