Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул ителәчәк

2021 елда беренче сыйныфка балаларны кабул итүдә яңа кагыйдәләр кертелә. Әгәр элек укучыларның әти-әниләреннән гаризаларны 1 февральдән (кайбер төбәкләрдә аннан да иртәрәк) кабул итсәләр, быелдан 1 апрельдән башланачак.

Яшәү урыны буенчамы-юкмы, бөтен гаризалар да шушы көннән генә кабул ителәчәк һәм 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Российска газета» яза.

Яңа кагыйдәләр РФ Мәгариф министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында»гы 458 номерлы боерыгы белән расланган.

Әгәр элек мәктәп баланы документлар тапшырылганнан соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, яңа тәртип буенча, директор барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң, 3 эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң чыгарачак.

Ләкин, әгәр, мәсәлән, беренче сыйныфка баручы баланың абый-апалары шушы ук мәктәпкә укый икән, аңа өстенлекле хокук бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса