Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә уздырылган “Педагогик дебют” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

Анда 30 яшькә кадәрге 24 яшь педагог катнашты.

12 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр Әлмәт муниципаль районының яшь педагоглары өчен “Педагогик дебют”дип исемләнгән муниципаль конкурс узды. Конкурс өч этапта узды: үз педагогик осталыгыңны видео-тәкъдир итү, ачык дәрес һәм мастер-класс.


Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итте. 1 нче урында 25 нче мәктәптән Зәкиева А. Р., 2 нче урында лицейдан Исханов Н. И., 3 нче урында 24 нче мәктәптән Малыхина А. С.


10 нчы мәктәптән Сафиуллина Н.В. лауреат булды.


"Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә Сафина Э.Р. җиңде. 


“Җитәкченең яшь урынбасары” номинациясендә 11 нче мәктәп укытучысы Фәизова Регина Ильяс кызы лауреат булды.


Бу хакта “Әлмәт районының яшь укытучы мәктәбе” җитәкчесе Рузинә Беляева хәбәр итә. 

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса