Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россиядә "ВКонтакте" базасында укучылар өчен социаль челтәр булдырылды

Россиядә "ВКонтакте" базасында мәктәп укучылары өчен махсус социаль челтәр эшләнгән, аны киләсе елда тәкъдир итү планлаштырыла, дип белдерде журналистларга мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

 Социаль челтәр цифрлы белем бирү мохите кысаларында эшләнгән.

"Социаль челтәрләр - "ВКонтакте"ның аерым сегменты, ул инде эшләнгән һәм укучыларга бер-берсе белән уку темаларына аралашырга, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Без киләсе елда бу системаны тәкъдим итәчәкбез, презентация үткәрәчәкбез", - дип хәбәр итте Кравцов.

Бу хакта республиканың мәгариф һәм министрлыгы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса