Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2021 елның беренче яртысында Татарстанда интернет-гигиена проекты эшләнәчәк

Аның максаты - яшүсмерне челтәрдәге авырлыклардан саклау.

Татарстанда 2021 елның беренче яртысында интернет-гигиена проекты төзергә планлаштыралар, ул үсмерне челтәрдә очрашырга мөмкин булган проблемалардан һәм кыенлыклардан арындыруга юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.

Без узган ел интернет-гигиена кагыйдәләрен формалаштырырга булдык. Әлегә әзер продукт булмаса да, җитди эшләнмәләр бар инде. 2021 елның беренче яртыеллыгында киңәшләр һәм кагыйдәләр җыелмасын булдырылачак”, - дип билгеләп үтте ул.


2021 елда Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы яшүсмерләр белән эшләүгә басым ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса