Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биш мәктәптә тугыз сыйныф карантинга ябылган

Көннәр суынып, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының артуы сәбәпле, Татарстанның биш мәктәбендә тугыз сыйныф карантинга ябылган.

 Укучылар вакытлыча изоляциягә озатылды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.


Дүрт сыйныф Казанның өч мәктәбендә ябылган, тагын дүртесе — Менделеевск районы мәктәпләрендә һәм бер сыйныф Түбән Кама районында.


«Министрлык көн саен хәлне күзәтеп тора һәм салкын тию очраклары белән бәйле рәвештә, балалар һәм сыйныфларның күпмесе дистанцион укытуга китүен күзәтә», — дип билгеләп үттеләр.


Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр, даими җилләтү, биналарны чистарту эшләре алып барыла. Бер бинада күпләп укучылар җыелмаска, укытучылар битлек режимын сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса