Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә инспектор нәниләргә профилактик әңгәмә үткәрде

Әңгәмәнең максаты - балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән кисәтү.

"Көзге каникуллар" оператив профилактик чарасы кысаларында инспекторлар балалар бакчаларында профилактик әнгәмә оештырды.

Алар “Кыңгырау" , "Жар-птица", " Нәни куллар" һәм “Ивушка" балалар бакчаларына йөрүче нәниләргә юлда үзеңне ничек дөрес тотарга, ничек юл аркылы чыгарга, җәяүле үзен ничек тотарга тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук инспектор яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеген искә төшерде.

Алган белемнәрне ныгыту өчен балаларга «Сакла» порталы тәкъдим иткән тематик видеороликлар күрсәттеләр.

Чара ахырында балаларга истәлеккә «Балачакның игелекле юлы» дигән белешмәлекләр һәм газета таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса