Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанның сәнгать елъязмасы

Озакка сузылган тәнәфестән соң Әлмәтнең Геннадий Стефановский исемендәге картиналар галереясы кабат үз ишекләрен ачты. Элек бирегә бары тик аякка бахил киеп керү мәҗбүри булса, хәзер битлек белән перчаткасыз да керергә ярамый.

Бүгенге көндә биредә ике күргәзмә белән танышырга була.

«Татарстанның сәнгать елъязмасы» экспозициясе республикабыз тарихында хәлиткеч роль уйнаган һәм алга таба үсешенә йогынты ясаган вакыйга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы турында бәян итә, дәүләтчелекнең мөһим этаплары, Татарстанның сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышындагы аеруча истәлекле сәхифәләре белән таныштыра.

Анда рәссамнарның төрле елларда иҗат ителгән һәм бүгенге көндә Әлмәт картиналар галереясы фондында сакланучы полотнолары урын алган. Алар Бөек Октябрь социалистик революциясе, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, авыл хуҗалыгы үсеше, индустриализация һәм инде, әлбәттә, кара алтын чыгару белән бәйле сюжетларны чагылдыра. Киңкырлы образлар шул чордагы үзгәрешләрнең масштабын күзалларга, тоярга мөмкинлек бирә. Экспозициянең бер өлешендә хәзерге вакытта республикабызның брендына әйләнгән данлыклы Казан сөлгесе, күннән эшләнгән чигешле читекләр һәм чүәкләр кебек декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре дә урын алган.

Картиналар галереясы директоры Роза Минабетдинова сүзләренчә, күргәзмә бирегә килүчеләрне тарихи мәгълүматлар белән баета.

Галереяда шулай ук ике күрше республиканың – Татарстанның һәм Чувашиянең бер гасырлык юбилейларына багышланган «Бергә гомергә» дигән күргәзмәсе дә эшли. Анда ике республикада яшәп иҗат итүче рәссамнарның сынлы сәнгать һәм графика өлкәсендәге үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Наилә ГАНИЕВА

Наил ГАТАУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса