Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Табадан төшкән ике китап

Бернинди пандемияләргә дә карамастан, «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы үзенең эшчәнлеген туктатмый. Әле яңарак кына укучылар хозурына табадан өр-яңа ике китап төште. Икесе дә шигырьләр җыентыгы.

Гаҗәпләндерүче шагыйрә

ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегендә эшләүче Сирень Якупова шигърият сөючеләргә үзенең «Йолдызлы уйлар», «Ике гасыр баласы мин», «Яшәү сере», «Өстәгеләрдән дә өстә», «Кар юлы», «Бәхет күлмәге» китаплары аша таныш. 2015 елда ул Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды.

Тумышы белән ул Әлмәт районы Түбән Абдул авылыннан. Әлмәтнең төзелеш техникумында укыганда тәүге шигырьләре каланың «Хезмәт байрагы» газетасында дөнья күрә. Уку йортын тәмамлаганнан соң автокалада – КамАЗда хезмәт куя.

«Шигырьләрдә Сирень үзе генә түгел, без дә яшибез, ул аларда безнең хисләрне, безнең халәтне үзебез әйтеп бирә алмаганча ачык итеп әйтеп, күрсәтеп бирә белә. Әле бер шигырьне укыган, әле икенчесенә күчкән чакта: «Тукта, бу мин түгелме соң: ул минем хисләрне сурәтләгән түгелме соң?» - дип гаҗәпләнәсең. Авторның иҗади уңышы нәкъ менә шунда», - дип яза «Төшләремә яланаяк керәм» дигән яңа җыентыкка кереш сүзендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова.

Табиб-шагыйрь

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте табиб-кардиологы Нур Сибагатуллин моннан берничә ел элек газетабыз битләрендә шигырьләрен бастырып, күпләрне шаккатырган иде. Үзенең тәүге тапкыр аваз салган Башкортстанның Дәүләкән районы Чуенчы авылына мәхәббәтен белдергән шигыре хәзер җырга әйләнде. Әлмәт районы Габдрахман авылында яшәп иҗат итүче үзешчән композитор Рузалия Галләмова аны көйгә салды. Җырның премьерасы Рузалия ханымның иҗат кичәсендә булды.

2016 елда «Рухият» тарафыннан нәшер ителгән «Туган яктан илһам алып... Вдохновленные краем родным...» җыентыгында да урын алды йөрәк белгеченең шигъри тәлгәшләре. Адәм баласының күңеле, аның бу дөньяда тоткан урыны, яшәү рәвеше турындагы уйланулар, бәхет яки бәхетсезлеккә илткән юлларга бәйле фикерләр туплаган шигырьләр урын алган авторның яңа табадан төшкән «Каләм гаме» китабында.

«Табиб-шагыйрь. Анда – аклыкның үзе. Ак халатлы табибның шигырьләре башкача мөмкин дә булмый торгандыр. Скальпель аша туган уйланулар каләм гаменә әвереләләр», - ди ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев кереш сүзендә.

Наилә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса