Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләрнең йолдызлы сәгате

Әлмәт студентлары «Ел казанышы» IV республика бәйгесеннән зур җиңүләр белән кайтты.

Казанның «Сәйдәш» Мәдәният йортында һөнәри белем бирү уку йортлары студентларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов котлады.

«Ел казанышы» бәйгесе елдан-ел колач җәя. Быел анда 17 номинациядә җиңүчеләр игълан ителде. Алар арасында Әлмәт политехника техникумы студентлары да бар. Дәрәҗәле премиягә алар өч номинациядә лаек булды. Техникумның тулай торак студентлар советы «Ел тулай торагы студентлар советы», «Мириданс» халык биюләре ансамбле «Елның иҗади коллективы», Ләйлә Якупова «Ел старостасы» номинацияләрендә җиңүгә иреште. Моннан тыш, тагын дүрт номинациядә политехникум һәм студентлар лауреат исемнәре алды.

«Ел казанышы» бәйгесе 2016 елдан уздырыла. Быел барлыгы 437 гариза кабул ителгән.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса