Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә танылган кино актерлары һәм КВН командалары уенчылары чыгыш ясады

Мәскәүдән килгән бер төркем актерлар «Нефтьче» Мәдәният сараенда «ГлухиеСогласные» музыкаль-шигъри проекты кысаларында спектакль тәкъдим итте.

Без әлеге актерларны комедияләрдә яки шоуларда күрергә күнеккән, әмма бу проектта алар үзләрен тәкъдим итте. Рольләре дә юк, яхшы яки явыз образ да тудырмыйлар. Бары тик мәңгелек темалар – гаилә, тормыш, мәхәббәт темаларын күтәрәләр.

Ул спектакль дә түгел, концерт та. Руслар әлеге куелышны «взрыв мозга» дип атар иде. Актерлар, әйтерсең лә, зал тутырып килгән тамашачының хис-кичерешләре белән уйный: әле генә кәефсезлек биләп ала, күзләргә яшь тула, мизгел эчендә елмаерга, хәтта кычкырып көләргә мәҗбүр итәләр. Аңлашыла ки, проект кешенең эчке дөньясындагы фетнәгә корылган. Ә ул, иртәме-соңмы, һәркемнең күңелендә калкып чыга. «ГлухиеСогласные» – ул үз-үзеңә яңа караш, үзең турындагы шаблон-җыелмалардан азат булу омтылышы, бәлки башкаларга да шулай эшләргә көч бирү теләгедер. Режиссер Владимир Моташнёв аны: «Үзебезне ишетүдән туктап, әйләнә-тирәдәгеләр безне күрергә күнеккән калып-кыяфәткә риза булып яши башлаганда, без үзебезне югалтабыз», - дип аңлата. Сәхнәгә чыккан актерлар да күпмедер дәрәҗәдә кино һәм телевидениедә аларның алыштыргысыз өлешенә әйләнгән образлар тоткыны. Шуңа да алар бүгенге чор шагыйрьләренең әсәрләрен һәм «Simple music» командасыннан төрле юнәлештәге музыканы берләштергән проект аша чынбарлыктагы вакыйгаларны бәян итә.

Спектакльдә Анастасия Панина, Вячеслав Макаров, Кирилл Лопаткин, Станислав Беляев һәм Денис Дорохов катнашты. Юмор осталарының үзләре булып чыгыш ясавын тамашачы да бәяләде. Ачыктан-ачык, ясалмалыксыз җиткерелгән шигъри тарихлар һәм җырлар ике арада тиз арада элемтә булдырды. Ахырдан зал артистларны аягүрә басып алкышлады.

Куелыш Әлмәт сәхнәсендә «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән күрсәтелде. Кечкенә калаларга килә алу мөмкинлеге тудырган өчен артистлар нефтьчеләргә рәхмәтле булуларын җиткерделәр.

- Әлмәт кечкенә шәһәр, һәм һәркем Мәскәүгә спектакльгә бара алмый. Артистлар һәм тамашачылар арасында мондый элемтәләр кирәк. Без халык үз тормышы турында уйлансын өчен хис-тойгыларыбыз белән уртаклашырга теләдек, - диде «ГлухиеСогласные» актеры Вячеслав Макаров.

Актерларның күбесе нефтьчеләр башкаласына беренче тапкыр килгән, ә менә Денис Дороховның «Нефтьче» сәхнәсендә чыгыш ясаганы булган икән.

- 2006 елда без Әлмәттә «Идел буе» КВН лигасында уйнадык һәм нәкъ биредә җиңелдек. Бу безнең өчен соңгы уен булды, командабыз ике елга таркалды. Язмышны хәл итә торган шәһәр бу, - дип уены-чыны бергә әйтте

актер. – Аның каравы, мин бүген актер статусында янәдән бу шәһәргә әйләнеп кайттым.

Кабат килергә язсын! Тормыш турында уйлану-уйландыру кешелеккә һәрдаим кирәктер...

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса