Әлмәтлеләрне хәйрия концертына чакыралар.
Халыклар бердәмлеге көненә Әлмәттә хәйрия концерты узачак
Иртәгә 14:00 сәгатьтә Әлмәтнең яшьләр үзәгендә халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Безнең йөрәкләрдә бердәмлек» хәйрия концерты узачак.
Концерт вакытында җыелган барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк.