Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры спектаклен Мәскәүнең Милләтләр театрында күрсәтәләр

Гаяз Исхакый повесте буенча Әлмәт драма театрының спектакле 20 гыйнварда Милләтләр театры сәхнәсендә күрсәтелә.

Коллектив 2024 елның июнендә Уфада узган «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә Россиянең кече шәһәрләре театрларының XXI фестивалендә җиңүче спектакль буларак чакырылган.

«Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале – абруйлы театр форумы. Фестиваль афишасына эләгү – зур уңыш. Анда иң кызыклы театрлар килә һәм без театр бергәлегендә ниләр барганын күрәбез, һәрвакыт катнашучыларга бик актуаль белем бирү программасы тәкъдим итәләр, без барыбыз да, артистлардан алып директорларга кадәр, укыйбыз, үсәбез. Барлык спектакльләрне карыйбыз, барлык фикер алышуларда катнашабыз», –  театр директоры Фәридә Исмәгыйлова.

 Быел Сыктывкарда узучы фестивальдә театр 10нчы тапкыр катнаша. Труппа «Алтынчәч. Мирас» спектакле белән чыгыш ясый.  Коллектив 5 тапкыр Гран-при иясе булды. Гаяз Исхакый повесте буенча Айдар Җаббаровның 2022 елда куелган «Ул әлле өйләнмәгән  иде» спектакле милләтара никахлар темасын күтәрә, христианлык һәм Ислам күзлегеннән милли менталитет һәм дини карашлар кысалары турында фикер йөртә.

 Фестиваль Россия Мәдәният министрлыгы һәм Евгений Мироновның «Театр инициативалары» хәйрия фонды ярдәмендә милләтләр театры тарафыннан үткәрелә.

 

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса