Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Аларның исемнәре үлемсез

Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтергәнгә быел 80 ел тулды.

Вакыт серле йомгак кебек тәгәри. Ләкин йомгак ерак тәгәрәгән саен батырларның исеме ныграк яңгырый. Менә кайда ул Илем дип гомерләрен бирүчеләр.

1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә 11 татар яугире җәзалап үтерелә. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.

Җәлилчеләрме, кормашчылармы?

Плетцензееда җәзалап үтерелгән «хыянәтче» әсирләрнең җитәкчесен гадәттә Муса Җәлил дип әйтәләр. Моның сәбәбе, күрәсең, Җәлилнең, «Моабит дәфтәрләре» һәм, гомумән, әсирлектә язылган искиткеч кыю шигырьләр авторы буларак, зур дан казануындадыр. Алман документларында исә татар яшерен оешмасының җитәкчесе итеп Гайнан Кормашев күрсәтелә. Өченче рейх Икенче рейх мәхкәмәсенең 1944 елның 12 февралендә Дрезденда чыгарылган 36/44 санлы карарында да аларны Kurmaschew und 10 andere – Кормашев һәм бүтән унысы дип атаганнар. Күрәсең, төркемнең җитәкчесе Кормашев булганга, 12 сәгать 06 минутта беренче булып аның башы киселә.

Шагыйрьләр, төзүчеләр, бухгалтерлар һәм 20 яшьлек директор

«Идел-Урал» легионы эчендә эшләгән яшерен татар оешмасында – кормашчылар/җәлилчеләр төркемендә төрле һөнәр вәкилләре катнаша. Муса Җәлил сугышка киткәнче үк шагыйрь буларак таныла, Язучылар берлегенең беренче җаваплы сәркатибе була.

Абдулла Алиш балалар язучысы буларак билгеле. Гариф Шабаев исә финанс хезмәткәре (хисапчы) була, ә әсирлектә ул «Идел-Урал» газетасында хәреф җыючы булып эшли. Әхмәт Симаев шулай ук язучы һәм журналист буларак билгеле. Сугышка алынгач, аңа радист-десантчы булырга туры килә. Әсирлектә «Идел-Урал» комитетының радиостудиясендә тәрҗемәчелек итә.

28 яшендә һәлак ителгән Абдулла Баттал, абыйсы – атаклы шагыйрь һәм очучы Салих Батталдан үрнәк алып, хәрби хезмәт турында хыялланган. 1937 елда аны армиягә алалар, Казан Кирмәнендә хезмәт иткәч, «Татар-башкорт хәрби мәктәбе» исемле кече командирлар курсларына җибәрәләр. Ләкин, ни кызганыч, ул аягын җәрәхәтли. Авылга кайткач, клуб мөдире булып эшли һәм шул вакытта сугышка алына.

Зиннәт Хәсәнов совет сәүдә техникумын тәмамлый һәм товаровед вазифасында хезмәт куя. Кызыл Армиядә кече командирлар курсларын тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсендә рота белән идарә итә. Яшерен оешмада элемтәче буларак катнаша. Галләнур Бохараев (әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри) Дәүләт банкының Миякә районы бүлегендә бухгалтер булып эшли. Әхәт Атнашев, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән кыю сугышчы, шулай ук бухгалтер була. Фоат Булатов Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын (хәзерге КДАТУ – КГАСУ) тәмамлый һәм төзүче-инженер булып эшли. Фоат Сәйфелмөлеков Таҗикстанның сәүдә халык комиссариатында хезмәт куя.

Төркемнең рәсми җитәкчесе Гайнан Кормашев исә Мари Иленең Бәрәңге районында укытучы булып эшли. Ул математика һәм география укыта. Туганнарына «кулак» дигән гаепләү тагылгач, ул Актүбәгә күчеп китә. Монда аны, 20 яшьлек татар егетен, мәктәп директоры итеп билгелиләр.

Күрүебезчә, Бөек Ватан сугышы тарихында кабатланмас эз калдырган бу шәхесләр төрледән-төрле һөнәр ияләре булып хезмәт куйганнар.

 «Гыйлем» берләшмәсе материалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса