Әлмәттә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алачаклар
Шәһәрдә берничә чара планлаштырылган.
Әлмәттә хәтер һәм кайгы көне уздырылачак. «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе 21 июньдә 20:00 сәгатькә планлаштырылган.
Икенче көнне 9:00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалы янында мактаулы каравыл эшли башлый.
10:00 сәгатьтә башкарма комитет хезмәткәрләре һәм шәһәр җитәкчеләре катнашында чәчәкләр салыначак.
12:15 сәгатьтә бөтен Россия буенча бер минут тынлык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа