Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Рухият китапларын укыйбыз»

Районыбыз талантлы язучыларга, шагыйрьләргә бай. Республика, район газета-журналлары, нәшриятлар бастырган китаплар аша без язучыларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз.

Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр, дигәнне истә тотып, без эзлекле рәвештә шәһәребезнең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәп китапханәсендә Әлмәтебез язучылары белән очрашулар үткәрәбез. Чираттагы чара «Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасыны «Рухият китапларын укыйм» проекты кысаларында үткәрелде. Проектның максаты - «Рухият» тарафыннан басылган китапларны популярлаштыру, иң күп укылган басмаларны ачыклау, бу юнәлештә китапханәләр эшчәнлеген активлаштыру. 

«Татнефть» Хәйрия фонды 1997 елдан «Рухият» программасы буенча китаплар бастырып килә. Безнең мәктәп китапханәсе 2013 елдан, мәктәп ачылганнан бирле, «Рухият» фонды китаплары белән тәэмин ителә. Китапханә «Рухият» китапларын популярлаштыру өстендә эшли, язучылар белән очрашулар оештыра. Шундый матур бәйрәмнәрнең берсе 24 апрель көнне мәктәп китапханәсендә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы якташ язучыбыз - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова, Р .Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты Захарова Зинаида Кирилл кызының китап укучылар белән очрашу кичәсе булды. 

Әлмәт районы Кәләй авылында туып-үскән, һөнәре буенча укытучы Зинаида Захарованың әдәби иҗаты белән танышып, очрашу барышында 2-3 нче сыйныф укучылары аның 2011 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Тылсымлы сарай» исемле китабыннан матур итеп шигырьләр сөйләделәр, «Керпе белән төлке» әкиятен уйнап күрсәттеләр. З. Захарованың «Рухият» нәшер иткән «Маҗаралы хәлләр» дигән яңа китабын укып, 6-7 нче сыйныф укучылары катнашында, китап буенча, мәктәп тормышыннан алынган мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хәлләр турында кыскаметражлы фильм, буктрейлер күрсәтелде. Азактан китап укучыларга «Рухият китапларын укыйбыз» дигән мобиль кушымта тәкъдим ителде. Кушымтаны информатика укытучысы Р.Б. Шәрипова җитәкчелегендә 9 нчы сыйныф укучысы Муханов Данила ясады. Бу җайланма ярдәмендә проектта катнашучыларны кызыксындыру, китап укучылар санын арттыру күздә тотыла.  

Кичәне оештыруда татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Ә. Хаҗиәхмәтова, Д.Ә. Габдуллина, Л.Ә. Зәйдуллина, Э.Ә. Абдрахманова, педагог А.К. Мөгътәсимованың ярдәме зур булды. Очрашуда кунакларыбыз -әдәби марафончылар – Р .Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядән Э.М. Гобәйдуллина, Фәнүзә Гобәйдуллина чыгыш ясадылар, район мәктәп китапханәчеләре дә катнашты. 

Соңыннан Зинаида Захарова укучыларның тырышлыгын бәяләп грамоталар тапшырды, мәктәп китапханәсенә, укытучыларга, шигырь сөйләүче балаларга бик күп китапларын бүләк итте. Очрашу бик җылы хисләр калдырды, җыр-бию күңелне ачты. 

Һәр китап - укучы күңеленә юл. Якташ язучыбыз Зинаида Захаровага күңел юмартлыгы, үз сәләтен фидакарь бүләк иткән өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Гөлнара Низамова,
25 нче урта мәктәпнең китапханә мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса