Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә гастрольләр һәм мастер-класслар белән Санкт-Петербургтан саңгырау актерлар труппасы киләчәк

«Аулак» театр мәйданчыгы Әлмәттә саңгырау, начар ишетүче һәм ишетүче кешеләрне берләштерә торган беренче проектны тормышка ашыруны дәвам итә.

Проект кысаларында 29-31 мартта «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә Санкт-Петербургтан «У театр» саңгырау актерлар труппасының гастрольләре һәм мастер-класслары узачак.

Труппаның нигезен яшь профессиональ артистлар, Мәскәүнең РГСАИ югары уку йортын тәмамлаучылар тәшкил итә, анда инде 30 елдан артык ишетү үзенчәлекләре булган актерлар әзерлиләр. Аларның спектакльләре тавыш тәрҗемәсе белән ишарәләр телендә бара, бу аларны саңгыраулар һәм ишетүчеләр өчен дә ачык итә. Труппа белән 20 елдан артык саңгыраулар театрында эшләүче педагог, режиссер һәм хореограф Екатерина Мигицко җитәкчелек итә.

Әлмәттә "У театр " ишарәләр телендә 2 спектакль күрсәтәчәк - «Как это сказать» документаль спектакле һәм «Галантные глупости» әдәби спектакле. Моннан тыш, театр командасы барлык теләүче әлмәтлеләр өчен мастер-класслар үткәрәчәк — ишетүчеләр дә, начар ишетүчеләр дә, саңгыраулар да ктанаша, алар катнашында киләчәктә Әлмәттә яңа спектакль куелачак.

Барлык вакыйгалар да теркәлү буенча бушлай һәм "Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә узачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса