Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кызларның бөтен матурлыгы - чәчләрендә

56 нчы «Нәни батыр» балалар бакчасында «Озын толым» бәйгесе булып узды .

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче алты кыз бәйгенең геройлары булдылар. 

Кызлар үзләре белән таныштырганнан соң зирәклектә, җыр-биюгә осталыкта көч сынаштылар,  әниләре, әби-ләре белән бергәләп әзер-ләгән милли ризыклар хакында сөйләделәр, сәдәф тактылар.

Хөкемдар итеп бәйгегә шагыйрә Гүзәлия Галләмова, Риза Фәхреддин исемендәге мемориаль музей директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова, мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсь-әләләр буенча урынбасары, татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге әгъзасы Сиринә Җи-һаншиналар чакырылган иде.

Бәйге ахырында барлык тамашачылар нәни кыз-ларның иңнәренә таралган озын чәчләренә карап соклану хисләре кичерделәр. 

Бәйге бихисап матур, уңай кичерешләр бүләк итте. Яшь конкурсантлар бик матур чыгыш ясадылар, үзләрен лаек-лы тоттылар.

Бәйгедә катнашкан барлык кызларга да диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Гөлназ Вахитова,
өлкән тәрбияче
Рузилә Җамалиева,
татар теле тәрбиячесе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса