Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Күрегез: безнекеләр!

Шушы көннәрдә Әлмәт татар дәүләт драма театрына куанычлы хәбәр килеп иреште.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстанның атказанган артисты (1994 ел), Татарстанның халык артисты (2008 ел), «Ел актеры» пре-миясе лауреаты (2010 ел) Раушания Фәйзуллина театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм озак еллар дәвамында нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә ла-ек булды. Югары бүләкне аңа Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Театрыбызның күренекле артистын лаеклы бүләге белән ихластан котлыйбыз һәм аңа бөтен гомерен багышлаган хезмәтендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез!

Раушания Самат кызы тумышы белән Арча районы Симетбаш авылыннан. 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт татар дәүләт драма театры труппасына эшкә килгән. 

Театрда ул башкарган рольләр бихисап. Менә кайберләре: Осянина - «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» (Б. Васильев), Мәфтуха - «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш), Шифабикә - «Тиле яшьлек» (И. Абдуллин), Сабира - «Татар хатыны ниләр күрми» (Г. Ибраһимов), Сәринә - «Сармат кызы Сәринә» (Н. Фәттах), Азифа - «Хатын түгел, аждаһа» (Д. Салихов), Гөлҗиһан - «Яшь хатын алам - типтерәм дөньясында» (Г. Камал), Сабира - «Әлепле әртисләре» (Аманулла), Рәүфә - «Көзнең соңгы яфраклары» (Р. Хәмид), Зәйтүнә - «Көтмәгәндә, уйламаганда...» (Д. Салихов), Нариман - «Юмарт хатыннар» (Т. Җүҗәноглу), Сәгыйдә - «Тальян моңы» (Ш. Бикчурин) һәм башкалар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса