Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Авылларда мәдәният учаклары кабат кабынды

Заманалар катлаулы дип зарланып яшәргә ияләшеп барган бер чорда яшәешебез өчен тудырылган уңайлыкларны күргәч күңел сөенә.

Әле менә шушы көннәрдә генә дә районыбыз авылларында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты биналары куллануга тапшырылуын ишетү зур куаныч булды. Нәрсә генә дисәк тә, авыл җирлекләрендә гомер кичерүчеләр өчен мәдәният учаклары - тормышның үзәге, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф чыганагы бит ул. 

Шушы көннәрдә районы-бызның иң төзек, иң күркәм, уңган-булган шәхесләре белән дан тоткан, бай тарихлы торак пунктларыннан берсе булган Түбән Абдул авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Бинаны ремонтлауда үзеннән зур өлеш кертүчеләрнең берсе, шушы авылда туып-үскән мәртәбәле шәхес - Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вә-киле Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин үзе дә чарада катнашты. Түбәнабдуллыларны истәлекле вакыйга белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов һәм шушы авылдан чыккан күп кенә җитәкчеләр килгән иде. Мәдәният йорты чын мәгънәсендә зур үзгәреш кичергән - түбә, би-наның фасады ремонтланган, коммуникацияләр алыштырылып, электр-монтаж эшләре башкарылган һәм яңа  җиһазлар сатып алынган.

Айдар Каюмов Түбән Абдул халкын күркәм вакыйга белән ихлас күңелдән котлады һәм Мәдәният йортын ремонтлауда үзләреннән өлеш керткән шәхесләргә рәхмәтен җиткерде.

- Мәдәният йорты бина гына түгел, ул - халкыбыз-ның үзенчәлекле мәдәнияте яши һәм сулый торган үзәк. Биредә кешеләр аралашырга, иҗат итәргә, үсеш алырга һәм милли традицияләрне сакларга җыела, - дип бил-геләп үтте Айдар Марат улы. 

Шушындый ук тантаналы вакыйга Ямаши авыл җирлеге халкын да көтә. Биредәге Мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен 1 апрель көнне ачарга җыена. 

Күпләр хәтерлидер, былтыр Ямашида узган халык җыенында Мәдәният йорты бинасын ремонтларга кирәклеге турында сүз кузгатылды. Бина чыннан да бик авыр хәлдә иде - түбәсе җимерек, аннан җәен-көзен су үтә, коммуникацияләр эшләми. Җыелышта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов үзе дә катнашкан иде. 

Әлеге мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан ишетелеп, шунда ук халык программасына кертелде. Авыл җирлеге бюджетыннан 550 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде, тагын 5 миллион сум грант программасы нигезендә өстәлде. 

- Авылдашларым өчен куанып бетә алмыйм. Чыннан да зур эш башкарылды, иң мөһиме - бар да яхшы һәм без теләгәнчә килеп чыкты. Зур чыгымнар тотылды, шуңа күрә дә Ямаши авылы халкы башкарылган эшләрне тиешенчә бәяләр һәм сакчыл мөнәсәбәттә булыр дип ышанып калам, - диде Ямаши авыл җирлеге башлыгы Анна Андревкина. 

Ике авылны да яңартылган биналары белән котлыйбыз. Мәдәният учак-ларын сүндермичә, тату, матур итеп яшәргә язсын сезгә, авыл кешеләре. 
 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса