Әлмәттә «Идел буе халыклары» республика фольклор фестивале лауреатларын бүләкләделәр
Конкурста Татарстанның 15 муниципаль берәмлегеннән 400дән артык кеше катнашты.
Әлмәттә "Идел буе халыклары " республика фольклор фестивале лауреатларын бүләкләделәр.
15 декабрьдә Әлмәт политехника техникумында Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында «Идел буе халыклары» Республика фольклор фестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы яза.
Фестивальнең максаты-талантлы яшьләрне фольклор иҗатына җәлеп итү нигезендә ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, шулай ук Идел буе халыкларының традицион мәдәниятен саклау, торгызу һәм популярлаштыру.
Конкурста Татарстанның 15 муниципаль берәмлегеннән 400дән артык кеше катнашты. Җиңүчеләрне халык биюе, календарь йолалары, заманча җыр иҗаты, халык театры, кече лирик жанрлар, мода театры, этник җырлар номинацияләрендә дипломнар белән бүләкләделәр.
Фото: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа