Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Ак калфак» оешмасы форумы узды

Чара әниләр көненә туры китерелде.

Булачак аналарның сәламәтлеге, балаларны тәрбияләү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау турында кайгырту. Бу сораулар «Ак калфак» оешмасы үткәргән форумда төп мәсьәләләр булып торды. Очрашуны әниләр көненә оештырдылар.

Танышу, темалар турында фикер алышу, ә аннан соң чәй эчү һәм концерт программасы. Татар гимназиясендә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының очрашуы уңайлы шартларда узды. Төп темалар булып үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм булачак әниләрнең сәламәтлеге тора. Форумда шәһәр һәм районның иҗтимагый оешмалары катнашты.

Мондый очрашулар туган телне, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне саклап калу өчен дә кирәк, дип саный Сиренә Җиһаншина. Ул барлык хатын-кызларны әниләр көне белән котлады.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы «Ак калфак» 1990 елда оештырыла. Аның максаты-хатын-кызларның  тормышын яхшырту. Алар дәүләткә ярдәм итү, кискен проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр эшлиләр. 22 ноябрьдә узган форумда 50дән артык хатын-кыз катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса