Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр «КВН. Балалар» телепроектының яңа сезонына узды

Гади генә КВН дип кыскартып йөртелүче шаяннар һәм тапкырлар клубы турында ишетмәгән кеше сирәк.

Әлеге юмористик уен соңгы елларда Әлмәт җирлегендә дә популярлык казанды. Нефть төбәгенең җор телле, шук яшьләре командалары шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының республика күләмендәгеләрендә генә түгел, Россия һәм халыкара киңлектә оештырылганнарында да бик теләп катнаша һәм һәрдаим алдынгы урыннар яулыйлар. 

Шушы көннәрдә Әлмәт шаяннар һәм тапкырлар клубының балалар лигасы Анапада узган XII Халыкара КВН командалары фестивалендә уңышлы чыгыш ясаганлыгы турында хәбәр килеп 
иреште.

 Җыелма команданың, 1 нче һәм 2 нче турны узып, «КВН. Балалар» телевизион проектының яңа сезонына үтә алганлыгы билгеле булды. Әлмәтнең яшь КВНчылары Белоруссиядән, Кырым Республикасыннан, Казаннан, Пензадан, Пермьнән, Мәскәүдән, Воронеждан, Хабаровскидан һәм илебезнең башка почмакларыннан килгән 168 команда белән юмор, вокал, ораторлык осталыгында үзара көч сынашканнар, балалар стендапларында чыгыш ясап,  төрле клиплар төшерүдә катнашканнар.  Әлеге командалардан яңа сезонга бары тик 20 се генә уза алган.  Шушы ике дистә команда арасында «Сборная Альметьевска»ның  булуы, әлбәттә, нефтьчеләр башкаласы өчен зур горурлык. 

Әлмәт шаяннар һәм тапкырлар клубының балалар лигасын чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса