Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Казанда беренче тапкыр «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен күрсәтә

Әлмәт театры спектакльләре гадәттә Казанда аншлаг белән уза.

Иртәгә Әлмәт театры Камал театры сәхнәсендә "Ул әле өйләнмәгән иде" спектаклен күрсәтә. Үткән сезон премьерасы булган әлеге спектакльне театр тамашачы соравы буенча беренче мәртәбә Казанга алып килә.

Спектакль 30 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур залында күрсәтеләчәк.

Бу спектакльгә дә билетлар аз калган. Билетлар Камал театры кассасында сатыла. Камал театры сайты аша да алырга мөмкин.

  • Әлмәт театрында Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча бу спектакльне режиссер Айдар Җаббаров чыгарды.
  • Театр артисты Айрат Мифтахов «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.
  • Спектакльдә Хәзрәт һәм Батюшка рольләрен башкарган Динар Хөснетдинов «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә ия булды.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса