Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрының яңа арт-мәйданында “Театр территория...” проектының беренче программасы - “Кораб түгел дөньям, көймә генә”

Әлмәт театры “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең Грантлар конкурсында катнашып, театр музеен яңартуга грант отты.

Шул финанска музей бүлмәсе яңартылды: заманча интерьер, экспонатларны тәкъдим итүдә яңа технологияләр. Әлеге мәйданның функциясе дә киңәйде: тарихны барлап, үткәнне бүгенге белән тоташтыра. Биредә артистлар белән очрашулар, кече форматлы спектакльләр, шигъри-музыкаль кичәләр, юмор тамашалары, мастер-класслар планлаштырыла.

Шуларның беренчесе “Кораб түгел дөньям, көймә генә” дип атала. Ул артистка Резеда Сафина шигырьләренә нигезләнеп эшләнде. Ретро җырлар белән беррәттән, бүгенге көн җырлары да яңгырый. Тере тавыш, гармун һәм домра көенә үрелгән шигырьләр үткәнне киләчәккә тоташтыра. Пластинка аша яңгыраган әсәрләр - кичәгә аерым бер җылылык өсти.

Программаның авторы Резедә Хәертдинова сүзләренчә, "Кораб түгел дөньям..." үткәннең җылысын киләчәккә күчереп булуын һәм кечкенә генә күнелдә дә, дөньяны айкарлык матурлык булуын тасвирлый.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса