Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Россия рәссамнары өчен арт-резиденция ачыла

Шунда ук шәһәр халкы өчен ачык остаханәләр дә булачак.

Әлмәттә җирле һәм читтән килгән рәссамнар өчен арт-резиденция ачылачак.

"Ачык мастерскойлар бөтен дөнья буенча прогрессив шәһәрләрдә үткәрелә. Бу урынга теләге булган һәр кеше килә ала, өстәлгә утырып, иҗат итә башларга мөмкин. Ачылганчы ук без алты резидентны сайладык, алар шәһәр халкы өчен һәр ял көннәрендә бушлай мастер-класслар үткәрәчәк", — дип сөйләде «Татар-информ»га проектның кураторы Екатерина Удалова.

Мастер-класслар столяр һәм чүлмәк ясау эше, сынлы сәнгать, каллиграфия һәм кастомизация (кием-салымны конкрет сатып алучы өчен үзгәртү) буенча үткәреләчәк. Барлык кирәкле материаллар һәм киңлекне бушлай бирәчәкләр.

Арт-резиденциядә шулай ук бөтен Россиядән рәссамнар өчен ачык open call уздырылачак. "Алар Әлмәткә киләчәк һәм эшләячәк. Өстәвенә, без аларны иҗат юнәлешен сайлауда чикләмибез. Бу, бәлки, скульптура, рәсем, мурал, сәнгать тикшеренүе, перформанс булырга мөмкин. Бердәнбер шарт-эш шәһәр яки тулаем республика белән бәйле булырга тиеш", - дип аңлатты проект концепциясен Удалова.

Арт-резиденция бу елның сентябрендә үз ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Проект «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында тормышка ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса