Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Гөлнара Миранованың "Добрые сказки" китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Чара 6 нчы август көнне шәһәрнең "Ветеран" тернәкләндерү үзәгендә узды.

" Ветеран" тернәкләндерү үзәге миңа яңа тәэсирләр, шатлыклы хис-кичерешләр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Бу матур бәйрәм яңа укучыларны минем иҗатым белән таныштыру өчен оештырылды. Бәйрәм атмосферасы бик матур, шатлыклы һәм музыкаль иде.


Безнең шәһәр башлыгы аппараты җитәкчесе Р. Е. Әфлятунова һәм "Ветеран" үзәге директоры К. А. Гиматдиновадан Рәхмәт хатлары, ветераннар Советы Рәисе В. и. Самойловтан, "Әлмәт хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире Л. Н. Зарипова, ТР Язучылар берлеге әгъзасы М. Х. Әхмәтшинадан, 4 номерлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кириллова Е. Ю., туган якны өйрәнү музее директоры Зәйдуллина В. К. дан матур сүзләр , чәчәкләр һәм бүләкләр алу күңелле булды. 
Әлеге очрашуны оештыручыларга И.И. Ханнановага, музыкантларга, җырчыларга һәм барлык кунакларга зур рәхмәт", - дип тәэсирләре белән уртаклашкан Гөлнара Миранова үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. 

 

 

 

 

Фото: Гөлнара Миранованың шәхси сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса