Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясе уза

Әлмәт туган якны өйрәнү музее 13 февральдән 20 февральгә кадәр «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясе уздыра.

Ул булган коллекцияләрне тулыландыру һәм яңа экспозицияләр һәм күргәзмәләр төзү өчен яңа материаллар куллану максаты белән оештырыла.

 

Бу көннәрдә әлмәтлеләргә музейга тарихи әһәмияткә ия булган коллекцияләр, фотографияләр, архив документлары, китаплар, көнкүреш һәм этнография предметларын бүләк итү мөмкинлеге бирелә. Музейга спонсорлык ярдәме дә күрсәтергә  мөмкин. Нәкъ менә әлмәт халкының бүләкләре, оешма һәм предприятиеләр экспонатлары шәһәр музее тууга этәргеч биргән. Сез “бүләк итү” традициясен дәвам итә аласыз һәм сезнең исемегез “Бүләк итүчеләрнең мактаулы китабы”на язылачак.

 

Ничек моны эшләргә? Әгәр дә сез музейга килә алмасагыз яки зур габаритлы экспонат әзерләсәгез, музейга шалтырата аласыз. Фотографияләр, документлар сканын zvinera@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Фотографияләргә  кем сурәтләнгән, фотосүрәт елы һ. б. мәгълүматны теркәргә кирәк.

 

Акциядә катнашучылар өчен номинацияләр игълан ителде: “Эксклюзив”, “Иң борынгы”, “Предмет легенда”,  “Чор предметы”, “Иң беренче”.

 

Музейның адресы: 423450, Әлмәт шәһәре, Тынычлык урамы, 1 нче йорт, тел. 8(8553) 22-04-22 10. 00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (якшәмбедән кала)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса